Һәр ел саен Нермин Чатич Швециядән Босниягә кайта һәм хәзер буш торган гаилә йортын ачып куя.
Ул инде өч дистә ел буе бертуганының җәсәде табылуын көтә. Әнисе дә улының калдыкларын эзләп гомерен үткәрде, тик җавап таба алмаган килеш дөньядан китте.
— "Өмет күпме түзәр икән? Мин бу дөньядан киткәнче үк өметемне югалтырмын дип куркам", — дип сөйләгән ул RFE/RLның Балкан редакциясенә.
Җәсәд юк. Гаделлек юк. Нокта куелмаган. Бу хәсрәтне Чатич һәм Босниядәге меңләгән гаилә һаман да кичерә: 1995 елның июлендә Босния серб гаскәрләре Сребреница шәһәрендә 8 меңнән артык боснияле мөселман ир‑егетне һәм малайны үтерде — Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Европада рәсми геноцид дип танылган бердәнбер вакыйга.
11 июль - Босния сугышының иң канлы вакыйагасы - Сербреницада кешеләрне күпләп үтерүгә 30 ел. БМО Халыкара мәхкәмәсе һәм элекке Югославия эшләрен караучы Халыкара трибунал Сребреницадагы күпләп үтерүне геноцид дип таныды.
Әлегә кадәр бөтен корбаннар да танылып бетмәгән. Җомга Поточари мемориаль зиратында әлеге үтерешнең корбаны булган тагын тугыз мөселман танылды һәм җирләнде. Меңләгән кеше бүген мемориалга килде.
Өч дистә ел элек әлеге канлы вакыйганы искә алабыз.
Среберницада ни булды
1993 елда БМО тарафыннан "иминлек зонасы" дип аталган һәм тынычлык урнаштыручы 600 һолланд хәрбие саклаган Сребреница анклавына 1995 елның 11 июлендә Босния серблары бәреп керде. Ул чакта БМОның тынычлык саклау көчләре бу җирне саклый алмады һәм чигенде. БМО тәкъдиме белән серблар хатын-кызларга, балаларга һәм олы яшьтәгеләргә Тузлага качу мөмкинлеге бирде, Сребреницадан киткән 35 меңгә якын качак теркәлгән (Халыкара сәламәтлек оешмасы теркәгән сан). Эвакуация вакытында серб хәрбиләре ир-атларны үткәрмәгән, аларны аерым автобусларда алып киткәннәр.
Серб хәрбиләре Босния ир-атларын төркемнәргә бүлгән, һәр төркем аерым урнаштырылган. Аларга ашарга бирелмәгән, бераз су гына тәкъдим ителгән. Беренче күпләп атулар 13 июльдә башланган. Кешеләрне баракларга гранаталар ташлап та үтергәннәр. Югославия эшләрен караучы Халыкара трибунал ул көннәрдә 7-8 мең босния мөселманы үтерелгән дип белдерде. Үтерүне генерал Ратко Младич җитәкчелегендә Србска республикасы армиясе солдатлары башкарганы расланды.
Канлы вакыйга өчен җаваплылык кем өстендә?
БМОның элекке Югославия эшләрен тикшерүче халыкара трибуналы Сребреницадагы канкоеш өчен Босния сербларының берничә командирын төрмәгә хөкем итте. Босния сербларының элекке командиры Ратко Младич гомерлек төрмәгә хөкем ителде.
Кайбер гаепләнүчеләргә хөкем карарларын Сербия мәхкәмәләре чыгарды.
1999 елда БМОның ул чактагы генераль секретаре Кофи Аннан оешманың Сребреницадагы хатасы турында аңлатмалар биреп БМОда ялгыш карарлар кабул ителде, дөрес нәтиҗә ясалмады һәм вазгыятьнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуына тиешле бәя бирелмәде, дип белдерде.
Вакыт узгач Нидерландның Сугыш документлары институты бәйсез тикшерү уздырып хәрбиләрдән гаепне төшерде. Аларның саны аз булган, коралы булмаган һәм ут ачарга рөхсәтләре булмаган, дип аңлатылды.
Нидерланд хөкүмәте Сребреница өчен "сәяси җаваплылыкны" үз өстенә алды. Амстердам Босниягә дистәләрчә миллион доллар җибәрде.
Сребреница фаҗигасенә нәрсә сәбәп булды?
Сәяси кризис нәтиҗәсендә 1991 елда Югославиядән 4 республика аерылып чыкты: Словения, Хорватия, Босния һәм Һерцеговина һәм Македония (хәзер Төньяк Македония). Күп милләтле Босниядә милләтара һәм динара низаг көчәя барды, 1991 ел мәгълүматына күрә илдә 43 процентка якын Босния мөселманы, 31 процентка якын серблар һәм 17 процентка якын хорватлар яшәгән. 1992 елда Босния һәм Һерцеговина бәйсезлеге игълан ителгәч, сербларның сәяси көчләре илдә Серб (Србска) республикасын оештыруын белдерә, хорватлар исә Һерцег-Босна хорват республикасын (Hrvatska Republika Herceg-Bosna) игълан итә. Өч як үзара килешә алмый.
Төрле яклар низагның сугышка кайчан күчүен үзенчә бәяли. Серблар аны 1 мартта башланган ди. Боснияләр һәм хорватлар фикеренчә, сугышның беренче корбаннары – 1992 елның 5 апрелендә марш вакытында атып үтерелгән Суаду Дилберович һәм Ольга Сучич булган (алар серб дәүләт эшлеклесе Радован Караджич әмере белән үтерелгән дип санала). Сугыш шул вакытта башланган дип санала.
Босния – таулы ил һәм андагы халыклар һәм җәмгыятьләр чагыштырмача изоляциядә яшәгән, бер-бере белән күп аралашмаган. Югославия таркалгач һәм кризис башлангач, җәмгыятьләр тиз генә этник принцип белән берләшкән һәм бер-беренә каршы оешкан, дип саный Балкан илләре белгече, Carnegie.ru мөхәррире Максим Саморуков.
— Төп проблем нәрсәдә булды? Югославиядә серблар иң зур этнос булса, аннан чыккан Босниядә алар инде азчылыкка әйләнде. Монда низаг котылгысыз иде. Икенче яктан бәйсез булырга теләгән Босния мөселманнары булган, — дип аңлата сугыш башлануын Саморуков.
Төрле саннарга күрә, сугыш барышында 70-200 меңгә якын кеше һәлак булган. "Консенсус саны" буларак 100 мең корбан санала. Сараеводагы тикшеренү үзәге сугышта кимендә 97 207 кеше һәлак булуын төгәл ачыклады, алар арасында 57 523 кеше хәрби булса, калган 39 684 кеше сивил халык. Үтерелгәннәрнең өчтән ике өлеше (64 036) Босния мөселманнары булган.
1995 елның 21 ноябрендә АКШның Дейтон штатында тынычлык килешүе тексты әзерләнде. Аны 14 декабрьдә Босния һәм Һерцеговина президенты Алия Изетбегович, Сербия президенты Слободан Милошевич һәм Хорватия президенты Франьо Туджман имзалады.
— Мөгаен, төп нәтиҗә шул: XXI гасырда җир өчен сугыш әхлаксыз гына түгел, мәгънәсез дә. 1995 елда меңнәрчә кеше Сребреницада һәлак булды, тарафлар шәһәр өчен сугышты, ә хәзер анда яшәрлек кешеләр дә юк. Ел саен меңнәрчә кеше Босниядән китә, һәм бу мәңге шулай булыр кебек.
Максим Саморуков, Балкан илләре белгече, Carnegie.ru мөхәррире.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә?Бу хакта безнеңкулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум