Миңнеханов резиденцияләрен яңартуга "Ак мәчет" һәм Ислам институтын төзекләндерүдән күбрәк акча бүленгән

Татарстан президентының "Кунак йорты", Навальный штабы видеосыннан сурәт

Аерым алганда, президент резиденциясенә 5,2 млн сумга бассейн, 3,3 млн сумга сауна, 9,9 млн сумга хәмам төзекләндерү, 15 миллион сумга яңа газон җәю керә.

Татарстанда президентның ике резиденциясен – Боровое Матюшинодагы комплексы һәм Казанның Оренбур трактындагы Кунак йортын – яңартуга 186,5 миллион сум бүленде. Бу хакта "Idel.Реалии" чыгарган тикшеренүдә әйтелә.

Төзекләндерү эшләре дәүләт сатып алу порталында июль башында игълан ителде. Ике тендер да Татарстан казнасыннан финанслана, башкаручы итеп шул ук дәүләт оешмасы билгеләнгән.

Ремонтка китәчәк чыгымнар "Ак мәчет"кә (54 млн сум) һәм Русия ислам институтына (23 млн) каралган суммадан берничә тапкыр зуррак. Мәсәлән, Боровое Матюшинодагы комплексны төзекләндерү өчен 79,4 млн сум каралган. Бу суммага 5,2 млн сумга бассейн, 3,3 млн сумга сауна, 9,9 млн сумга хәмам ремонтларын, 15 миллион сумга яңа газон җәюне, Испаниядә җитештерелгән пәрдәләр һәм нефрит ташы керә.

Оренбур трактындагы Кунак йортын ремонтлау өчен аерым тендер игълан ителгән – аның гомуми суммасы 107,1 млн сум тәшкил итә. Биредә бассейнның гидроизоляциясен яңарту, җиһазларны алыштыру, йортның тирә-ягын төзекләндерү кебек эшләр планлаштырыла. "Кунак йорты" 17 гектар мәйданны били, аңа боралак мәйданчыгы да керә.

Кунак йортын тоту республика казнасы өчен ел саен шактый зур чыгымнар таләп итә, дип яза "Idel.Реалии". Соңгы 14 елда бу объектны тотуга 415 млн сумнан артык акча киткән. Ел саен гади хезмәтләр – кар чистарту, газ, су, электр энергиясе өчен генә дә дистәләрчә миллион сум сарыф ителә. Объектны саклау өчен Росгвардиягә ел саен 6 млн сумнан артык түләнә.

Бу резеденцияләр белән бәйле төзү һәм ремонт эшләрен башкаручы ширкәтләр республика җитәкчелегенә якын булган шәхесләр белән тыгыз бәйле. Мәсәлән, тендерлар нигезендә 57 млн сумлык контрактлар алган "Новый дом" ширкәте Миңнеханов гаиләсенә бәйле, дип игътибар ителә тикшеренүдә.

2021 елда Навальный штабы активистлары (ул чакта оешма хакимият тарафыннан "экстримист" дип әле аталмаган иде) "Кунак йортын" һәм тагын ике "дәүләт дачасын" сатарга таләп иткән иде. Ул чакта алар әзерләгән петициягә 1,6 меңгә якын кеше имза куйган.

БУ ТЕМАГА: Рөстәм Миңнехановның кайларга очуы, кайларда ял итүе нигә яшерелә

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!