Русия президенты Владимир Путин дәүләт тел сәясәтенең нигезләрен раслау турында фәрман имзалады. Әлеге документ урыс телен, Русия республикаларының дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук урыс телен дөньяда алга этәрү максатын күздә тота.
Документта иң зур урын урыс теленә бирелгән. Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный". Шул ук вакытта Русиядәге барлык халыкларның телләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә, ә ил ватандашларына туган телләрендә сөйләшү хокукы гарантияләнә.
Фәрман нигезендә, Русиядәге халыкларның әлифбаларын кирилл язуына нигезләнеп эшләү, шулай ук республикаларның дәүләт телләрен укытучы мәктәп дәреслекләренең уртак сериясен булдыру планлаштырыла. Моннан тыш, чит ил белгечләренә Русиядә стажировка узу мөмкинлеге бирү, Русиядән читтә урыс теле һәм әдәбиятын укытучы белгечләренә стипендияләр һәм премияләр булдыру күздә тотыла.
Дәүләт тел сәясәтен гамәлгә ашыру урыс телен саклап калу һәм үстерүгә, Русия кешеләренең урыс телен белү дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәми итәчәк. Моннан тыш, бу дөнья күләмендә урыс теленең урынын ныгытырга һәм Русиянең һуманитар киңлектәге әһәмиятен арттырырга тиеш.
Фәрманда урыс телененең шул ук вакытта туган тел буларак кулланылуы да әйтелә, ләкин башка туган телләрнең дә булуы кире кагылмый.
- 2024 елның 5 ноябрендә Владимир Путин катнашында Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышы узды. Анда урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк диелде. Утырышта "урыс теле" һәм "туган тел" предметы арасында каршылыклар бар дип тә белдерелде.
- 30 декабрьдә Путин Русия хөкүмәтенә, Дәүләт думасына һәм башка хакимият оешмаларына тел сәясәте өлкәсендә күрсәтмәләр бирде. Анда төп сүз урыс теленең өстенлеге турында бара: урыс телен саклау һәм үстерү, тел белгечләренә финанс ярдәм күрсәтү, баскынлыктагы Украина җирләрен урыслаштыру, чит илдә урыс телен саклау һәм Русиядә мигрантларга урыс телен өйрәтү һәм башкалар.
- Юридик фәннәр кандидаты, публицист Харун Сидоров сүзләренчә, бу "Русиядә асылда бер милләт һәм бер тел булырга тиеш", дигән милли сәясәт корылуы турында сөйли.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!