Журналистлар Украинада һәлак булган 118 меңнән артык Русия хәрбие исемен раслаган. Алар арасында — 28 илдән 523 чит ил кешесе
Бу саннарны BBC-ның Урыс хезмәте китерә. Алар бу мәгълүматны "Медиазона", волонтёрлар командасы белән берлектә туплый һәм тикшерә.
Һәлак булган чит ил кешеләре арасында иң күбе — Таҗикстаннан (72 кеше), аннары Непал (70) һәм Үзбәкстан (66) килә. Журналистлар мәгълүматына караганда, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан үлүчеләрнең яртысыннан артыгы фронтка Русия колонияләреннән җибәрелгән.
Үлүчеләр саны ягыннан дүртенче урында — Грузия (63 кеше). Аларның күпчелеге — танылмаган Көньяк Осетия һәм Абхазия җирләрендә яшәүчеләр. Бишенче урында — Украина (54 кеше). Бу санга сугыш башланганчы Украина контролендә булган җирләрдә теркәлгән кешеләр генә кертелгән. Аларның да күбесе дә фронтка колонияләрдән вербовка аша җибәрелгән.
Моннан тыш, Русия ягыннан сугышта Эфиопия, Замбия, Үзәк Африка Республикасы, Танзания, Того һәм АКШ гражданнары да катнашкан, дип хәбәр ителә.
Кырым, Донецки, Лугански, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән Русия ягыннан сугышучылар аерым исәпләнә, һәм аларның югалтулары бу исемлеккә кертелмәгән, дип искәртә BBC-ның Рус редакциясе.
Азатлык Радиосы да Украинада үлүчеләрнең үз исемлеген алып бара. Бүгенгә Башкортстаннан анда 6288, Татарстанан – 5514 исем бар. Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат кына, чынлыкта үлемнәр саны зуррак.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!