Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

15:26 1.3.2022

"Евровидение-2016" бәйгесе җиңүчесе, кырымтатар җырчысы Җамала балаларын алып Киевтән китте

"24 февраль төнлә без балалар белән Киевтан чыгып киттек, дүрт тәүлек диярлек машинада, кая туры килсә шунда туктап хәл алып, юлда уздырдык. Миллионлаган хатын-кыз һәм балалар, фатирларын, әйберләрен ташлап, ирләрен илне сакларга калдырып, балаларын снарядлардан коткарыр өчен кача" дип язган Җамала Instagram-дагы сәхифәсендә.

Аның сүзләренчә, сугыш башланганнан бирле Украинада 16 бала һәлак булган, 200гә якын бала яраланган. Киев халкы бомбалардан качып утырган метрода алты бала дөньяга килде, дип яза җырчы.

Җамала үзенең язмасында русияләргә мөрәҗәгать итеп, дәшми тормаска, мәйданнарга чыгарга һәм сугышны туктатырга өнди.

14:51 1.3.2022

Прага урамнарында, җәмәгать транспортында Украинага теләктәшлек йөзеннән Украина байраклары элә башладылар

14:32 1.3.2022

Европа уеннарыннан читләтелгән Русия футбол клубларыннан чит ил тренерлары китә башлады

  • Германиядән Маркус Гисдоль Мәскәүнең "Локомотив" баш тренеры вазифасыннан китә.
  • Украиналы Андрей Воронин Мәскәү "Динамо" сының баш тренеры ярдәмчесе вазифасыннан китә. Бусы -Европа ярышлары белән генә бәйле түгелдер.
12:16 1.3.2022

Сугышка каршы шигарләр Казан урамында да күренә башлады. Казан, 1 март иртәсе

12:05 1.3.2022

Google бар Европада RT һәм Sputnik-ның YouTube-каналларын томалый

"Украинада барган сугыш аркасында, без бар Европада Russia Today һәм Sputnik белән бәйле YouTube каналларын томалыйбыз. Моны тулысынча тормышка ашыру өчен безнең системаларга күпмедер вакыт кирәк булачак " диелә рәсми белдерүдә.

11:55 1.3.2022

Херсон урамнарында - Русия бронетехникасы

Моны Херсон өлкәсе администрациясе башлыгы Геннадий Лагута "Украинская правда" басмасына раслаган. Херсон урамнарыннан видеоязма:

11:37 1.3.2022

Netflix Русиянең федераль каналларын трансляцияләүдән баш тарткан

1 марттан Netflix Русиянең 20 каналын, шул исәптән "Беренче канал", "Россия-1", "Домашний", "МузТВ" һәм "Спас" каналларын күрсәтә башларга тиеш иде.

"Агымдагы вазгыятьне исәпкә алып, без бу каналларны әлегә хезмәткә өстәмәскә булдык", - дип белдерә Netflix.

2021 елның декабрендә Роскомнадзор Netflix стриминг платформасын аудиовизуаль хезмәтләр реестрына өстәде, чөнки аның Русиядәге аудиториясе тәүлегенә 100 мең кулланучыдан артып китте. Канун нигезендә ул 20 федераль каналны трансляцияләргә тиеш.

Элегрәк Warner Bros. һәм Sony ширкәтләре "Бэтмен" и "Морбиус" фильмнарын Русиядә күрсәтүдән баш тарткан иде. Моннан тыш, The Walt Disney Company да үз фильмнарын Русия кинотеатрларында күрсәтүне туктатты – мәсәлән, Pixar анимация студиясенең "Мин кызарам" мультфильмы релизы билгесез вакытка кичектерелгән.

28 февраль Русия кулланучылары Spotify һәм Netflix онлайн платформаларына "Тинькофф", Сбер һәм Альфа-банк карталары аша язылып булмавына зарлана башлады. Банкларның матбугат хезмәте моны халыкара санкцияләр белән аңлата.

11:27 1.3.2022

Русия һәм Беларус спортчылары ISU ярышларында катнаша алмаячак

Тимераякта йөгерүчеләрнең халыкара берлеге (ISU) Украинадагы сугыш аркасында Русия һәм Беларус спортчыларын ярышларыннан читләштерде.

Шулай итеп, бу илнең спортчылары фигуралы шуу, тимераякта шуу һәм шорт-трек ярышларында катнаша алмаячак.

дәвам

XS
SM
MD
LG